Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина мөрәҗәгать итте: «Чистай кебек кече тарихи шәһәрләрнең мәдәни мирасын саклау туристлар өчен яңа җәлеп итү нокталары барлыкка килүгә китерә, туристлар агымын һәм туризмнан табышны арттырырга, бу үз чиратында Чистайга иң кыйммәтлесен – кеше капиталын саклап калырга һәм социаль-төбәкнең икътисадый үсешен ныгытырга ярдәм итә. 2022 елда Чистай музей-тыюлыгына килүчеләр саны 83240 кешегә кадәр арткан, шуңа күрә кызыклы экскурсия контентын формалаштыру һәм кызыклы турпродукт булдыру аеруча мөһим», – дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Утырыш тәмамлангач, «Чистайның мәдәни мирасы һәм аның туризмны үстерү өчен әһәмияте» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булачак.