Бүген Зеленодольскның Горький исемендәге заводында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Метеор» су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносын һәм водород ягулыгында йөрү-экскурсия судносына нигез салу салу тантанасында катнашты.
Заводчылар инициативасы буенча яңа «Метеор»ларга Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Муса Җәлил исемнәре биреләчәк.
Республиканың елга флоты экипаж һәм пассажирлар өчен барлык куркынычсызлык һәм уңайлылык чараларына җавап бирүче заманча кораблар белән тулыланачак, шуның ярдәмендә Татарстан елгалары буенча, шул исәптән Бөек Идел юлы буенча, сәяхәт итү мөмкинлекләре киңәйтеләчәк.
«Безнең тиз йөрешле флотны киңәйтеп, без туристлар агымын арттырабыз, зур шәһәрләрне һәм республиканың башка торак пунктларын тиз йөрешле елга магистральләре белән тоташтырабыз, юл челтәренә булган сезонлы йөкләнешне киметәбез», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Фото ТР Рәисе сайтыннан.