Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Зеленодольск районы администрациясе ярдәме белән, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уза.
Зөя утрау-шәһәрчеге кунакларын костюмлы Май чабу йөреше, традицион җырлар һәм хороводалар, беленнәр һәм коймаклар, төрле ярминкәләр, һөнәрчелек һәм кулинар мастер-класслар көтә. Теләге булганнар карлы ныгытманы алуда катнаша алачак!
Зөя тарихы музеенда бәйрәм вакытында акция узачак: «Зөядән, яратып» – музейга килүчеләрнең барысы да якыннарына махсус, чикләнгән тиражлы открытканы бушлай җибәрә алачак, ә «Татар бистәсе» археологик агач музеенда узган елда «Зөя музейлары төнгәре»ндә кунаклар яратып өлгергән «НЕЗАМИ» төркемендә катнашучы Володя Ненастин гөсләдә уйнаячак.
«Верес» этнографик ансамбле ел саен Татарстан авыллары һәм салалары буйлап экспедицияләрдә җыелган традицион уеннар, җырлар һәм күңел ачулар белән уртаклашачак, ә хәзерге этномузыкаль сәхнәне «У ЕН» (Йошкар-Ола) ансамбле тәкъдим итәчәк – музыкантлар этно, фолк, панк, рейв стильләрендә уйныйлар.
Быел «Зөядә май чабу» уеннарында катнашучылар исемлеге киңәйтелгән – анда май чабу костюмы һәм битлекләр конкурсында катнашучылар, шулай ук Зөя музейларына билет сатып алганда бирелә торган лотерея «Май чабу билеты» ияләре катнаша ала (ул Пушкин картасы буенча «Бердәм» һәм «Тарихи-археологик» билетлар сатып алганда бирелә).
«Дженази» ут театры чыгышы алдыннан конкурс партнерларыннан һәм чараны оештыручылардан бүләкләр уйнатылачак.
Зөягә ничек барып җитәргә:
- теләүчеләр өчен автобус трансферы оештырылган, аңа экскурсия озата баруы һәм Зөя музейларына билетлар керә* https://ostrov-sviyazhsk.timepad.ru/event/2330473/;
- «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе тарафыннан мультимодаль маршрут оештырылган (электричка + автобус), ул 26 февральдә, бәйрәм көнендә гамәлдә;
- Зөя (Свияжск) тимер юл станциясенә Казаннан 10.27 һәм 11.18 сәгатьләрдә, Түбән Новгородтан 05.10 сәгатьтә китә торган шәһәр яны поездлары белән барып җитәргә мөмкин. Зөя станциясеннән Май чабу бәйрәме булачак Зөя утравына кадәр уңайлы автобус йөриячәк, аның расписаниесе электр поездлары расписаниесе белән килештерелгән. Автобус Зөя (Свияжск) станциясеннән утрауга 10.50, 11.55 һәм 12.45 сәгатьтә китә;
- Кире юнәлештә Зөя (Свияжск) утравыннан Зөя (Свияжск) тимер юл станциясенә кадәр автобус 16.00 һәм 17.10 сәгатьләрдә китәчәк. Юл вакыты – 20 минут. Поезд Зөя (Свияжск) станциясеннән Түбән Новгородка – 16.33 сәгатьтә, Казан станциясенә 16.41 һәм 17.42 сәгатьтә китә.