«Могҗизалар урманы» интерактив гаилә паркында яңартылган «Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» ачылу тантанасы

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

04 декабрьдә 13.00 сәгатьтә ТР Арча районының Яңа Кырлай авылындагы «Могҗизалар урманы» интерактив гаилә туристлык паркындагы «Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясендә»  яңа объектларны ачу тантанасы булачак.

Чара программасы Кыш Бабай биләмәсен, «Теләкләр, хатлар һәм бүләкләр бүлмәләрен» ачу, «Кыш Бабай легендасы» курчак спектаклен, Кыш бабайның үзеннән әкият концертын, татар эстрадасы йолдызы Лилия Хәмитованың чыгышын һәм традицион татар коймаклары һәм үләнле чәй белән сыйлануны үз эченә ала.

Белешмәләрне Резиденция телефоны буенча алырга мөмкин: 8 (843) 260-16-40. «Кыш Бабай» резиденциясе турында тулырак мәгълүмат (сылтама https://tatar-moroz.ru/ceny/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International