Бүген Әзербайҗан Республикасы Туристлык агентлыклары берләшмәсендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республикабызның туристлык потенциалын тәкъдим итте. Презентация Әзербәйҗан Республикасының Туристлык буенча дәүләт агентлыгы ярдәме белән узды.
Ике республиканың да үзара кызыксынуын исәпкә алып, чарада катнашучылар ике республиканың да туристлык маршрутларын алга этәрү буенча чаралар үткәрү турында килештеләр.