«Халык сувениры» конкурсы – Татарстанның нәрсә белән горурлануын белербез

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Халык сувениры» конкурсы игълан ителде. Катнашу өчен төбәкнең сувенир продукциясе осталары һәм җитештерүчеләре чакырыла. 

Конкурста өч номинация тәкъдим ителәчәк: «Бүгенге көн иҗаты: иң яхшы заманча сувенир», «Һөнәрне саклап калып: иң яхшы традицион сувенир» һәм «Ил нәрсә белән горурлана: иң таныла торган сувенир».

Гаризалар 2022 елның 9 декабренә кадәр кабул ителә. Катнашу –  бушлай. Конкурс турында нигезләмә белән әлеге сылтама аша танышырга һәм гариза калдырырга мөмкин: https://www.kp.ru/samobranka/konkurs/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International