Татарстанда һава гизү буенча матбугат конференциясе узды

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» агентлыгында һава гизү буенча матбугат конференциясе узды. 

Спикерлар буларак Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Global Media компаниясе генераль директоры һәм GMB AERO һава шарларында очуны оештыру агентлыгына нигез салучы Ермолаев Андрей чыгыш ясадылар һәм Татарстанда һава гизүне үстерү турында фикер алыштылар.

Ермолаев компаниянең якын киләчәккә планнары белән уртаклашты – җылылык аэростатында очыш озынлыгы буенча яңа дөнья рекорды кую һәм Казанда халыкара фиеста үткәрү.

Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, очышлар Татарстанның туристлык өлкәсендә яңа трендка һәм перспектив юнәлешкә әверелергә мөмкин. Туристлар, һичшиксез, Зөя, Бөек Болгар, Кама Тамагы һәм Татарстанның башка табигый истәлекле урыннарын кош очышы биеклегеннән күрергә һәм онытылмаслык хисләр алырга теләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International