ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Арча районы Яӊа Кырлай авылында урнашкан «Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясен»дә Яӊа ел каникуллары вакытында 6500 дән артык кеше булган.

Чагыштыру өчен, узган елны шушы ук чорда әлеге күрсәткеч 5000 иде.

Исегезгә төшерәбез, «Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» Ия елгасы буенда, Казаннан 80 километрда Яӊа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман аланында башлана, анда кунакларны Шайтан каршы ала һәм кыш бабайныӊ биләмәсенә алып бара. Кыш бабайныӊ йортына кадәр кунакларга Шүрәле картасы буенча барырга туры килә. Кунакаларны юлда күпсанлы маҗаралар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар һәм, шулай ук, әкият геройлары: Шүрәле – барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман иясе), дустанә һәм явыз булмаган Шайтан (Җен), күӊелле Убырлы Карчык, борынгы Аҗдаһа, көчле һәм кыю Батыр, гүзәл Алтынчәч, гашыйклар Таһир һәм Зөһрә – алар барысы да күпсанлы сынаулар белән сәяхәтчеләрнеӊ күңелләрен күтәрәчәкләр.

Килергә теләүчеләр өчен резиденция 28 нче январьгә кадәр ачык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International