2 нче октябрьдә Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Түбән Кама шәһәрендә бер көнлек рекалама туры узды. Республиканыӊ әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук, Идел һәм Чулман юнәлеше буенча эшли торган круиз компанияләренеӊ вәкилләре шәһәрне карадылар. Түбән Кама үзенеӊ потенциалын эре круиз үзәк буларак күрсәтте. Бизнес вәкилләре яшь, ләкин бик актив үсеш алган Түбән Кама буйлап бай экскурсион программаны югары бәяләделәр.