ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов Министрлар Кабинетында "Казанда FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогын үткәрү йомгаклары турында" брифингта катнашты. Анда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан ш. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә һәм сәүдә мәсьәләләрен тикшереп торучы беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты. Ул 15еннән 29 июньгә кадәрге чорда Татарстанга күпме турист килүе хакында сөйләде: "Конфедерацияләр кубогын үткәрү чорында Татарстанга барлыгы 160 меңнән артык кеше килде. Алар уртача өч көн һәм ике төн кунак булдылар. "Казан" халыкара аэропортына килүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 50 процентка артты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, туристлар Казандагы исәтлекле урыннарны карау белән генә чикләнеп калмады. Мисал өчен, 15 июньнән 29ына кадәрге чорда Свияжски уртау-шәһәрендәге туристлар саны узган елның шушы чорына карата 29 процентка артты. Казандагы кунакханәләрнең тулу дәрәҗәсе уртача 75 процент тәшкил итте, Конфедерацияләр кубогына матчлар узган көннәрдә бу күрсәткеч иң югары ноктасына (93 процентка кадәр) җитте. Экскурсия хезмәтләре күрсәтелүне сорап барыннан күбрәк Мексика һәм Чили туристлары мөрәҗәгать итте".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International