Бүген, 1 майда, Казанның Үзәк вокзалына Пенза-Саранск-Казан маршруты буенча беренче турист поезды килде. Сурск краеннан һәм Мордовия Республикасыннан 300 артык турист Татарстан башкаласы – Казанда кунак булачак. Поездны тантаналы рәвештә каршы алу чарасында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Поезд расписаниесе сәяхәтчеләр җомга көнне кичен (30 апрельдә) утырып китә алырлык итеп эшләнгән, бу очракта поезд «тәгәрмәчле кунакханә» ролен үти, шимбә көнне бай экскурсия программасы кысаларында төбәк белән танышу һәм якшәмбе көнне иртән (2 майда) өйгә әйләнеп кайту күздә тотыла.
Тур бәясе купе категориясендәге (бару-кайту) уңайлы вагонда бару, туклану, интерактив программа, шулай ук дегустацияләр, мастер-классларны үз эченә ала.