Дәүләт комитетында Якутиянең туристлык потенциалы тәкъдир ителде

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы туристлык тармагы вәкилләренә zoom форматында Саха (Якутия) Республикасының туристлык потенциалы турында презентация күрсәтелде. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге башлыгы Наталья Никитина катнашты.

Саха Республикасыннан Саха Республикасының Эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министрлыгының туризм индустриясе бүлеге җитәкчесе Тамара Соловьева, Туризм һәм территориаль маркетинг агентлыгы генераль директоры Наталья Тюкавкина, Саха (Якутия) Республикасы вәкиле  Рамил Закиров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International