Дәүләт комитетында гастрономик туризмны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева башкаручы директоры Илдар Такиулин җитәкчелегендәге «Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясе» ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.

Фикер алышуның төп мәсьәләсе Татарстанны алга этәрү һәм милли кухня аша туристларны җәлеп итү мөмкинлегеннән гыйбарәт иде.

Исегезгә төшерәбез, 20 гыйнварда Казан Россиянең Гастрономия башкаласы дигән рәсми статус алды. Элегрәк 2018 һәм 2019 елларда Татарстан Республикасы National Geographic Traveler Awards премиясенең «Россиянең гастрономик туризмы» номинациясендә җиңүче булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International