Татарстан Республикасы Россиядә һәм якын чит илләрдә эшлекле туризм өчен иң яхшы юнәлеш дип танылган

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы, Вильнюс (Литва), Иркутск һәм Байкал, Калининград өлкәсе кебек төбәкләрне уздырып, иң яхшы "MICE"-юнәлеш (Россиядә һәм якын чит илләрдә) буларак, "MICE" категориясендә BBT Awards Russia & CIS премиясендә җиңүче булган.

Британиянең Buying Business Travel басмасы халыкара премиясе 25 ел рәттән Лондонда һәм 2016нчы елдан башлап Мәскәүдә тапшырыла. Россиядә һәм дөньяда беренче тапкыр премияне аерым "MICE" сегментында тапшырганнар. Шорт-листка 2018 елның 1нче июненнән 2019 елның 31нче маена кадәр Россиядә һәм БДБ илләрендә MICE-тармак үсешенә зур өлеш керткән, эшлекле чараларны оештыруны гадиләштерүгә һәм аларга тотылган чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм итә торган яңалыкларны һәм инновацияләрне гамәлгә ашыручы Россия һәм чит ил компанияләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International