Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының Туристлык
буенча дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Дәүләт комитеты турында
Дәүләт комитеты турында
Госкомитетлык җитәкчелеге
Дәүләт комитеты структурасы
ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ
Эшчәнлек
Инвестицион проектлар
Кадровая политика
Дәүләт хезмәте
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Бәйгеләр
Файдалы мәгълүмат
Бушлай юридик ярдәм
Документлар
«ДӘҮЛӘТ ИДАРӘСЕНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕН РЕГЛАМЕНТЛАШТЫРА ТОРГАН ДОКУМЕНТЛАР»
Кирәкле мәгълүматлар
Телефонный справочник
Рәхим итегез
Татарстан турында гомуми мәгълүмат
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2021 ел
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Казан кунакханәләрендә бәяләр артуны кире кага
Массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, язгы-җәйге туристлык сезонына кунакханәләргә бәяләрнең кинәт артуы турында басылып чыккан мәгълүмат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе белән берлектә, 2019 елның май ае һәм 2021 ел мисалында туристлар яратып файдалана торган Казан кунакханәләрендәге бәяләр сәясәтенә чагыштырма тикшерү уздырды. 2020 ел мәгълүматлары тикшеренүдә исәпкә алынмады, чөнки пандемия белән бәйле рәвештә шәһәр кунакханәләре ябылды яки үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә номерлар сатты. Шәһәрнең әйдәп баручы кунакханәләрен сораштыру нәтиҗәләре буенча, ADR күрсәткече (номер өчен уртача бәя) бу елның маенда 2019 ел бәяләре дәрәҗәсендә, югары даталарда (май бәйрәмнәрен исәпкә алмыйча) үсеш 2019 ел бәяләренә карата максимум 9% тәшкил итә, ә кайбер даталарга номерларның бәясе 2019 ел белән чагыштырганда 20-30% арзаная да. Югарыда күрсәтелгән аналитикадан чыгып, киләсе туристлык сезонында шәһәр кунакханәләренә бәяләрнең кискен күтәрелүе турында раслау дөрес түгел дип саныйбыз.
Казан милли тикшеренү техник университетында Сервис һәм туризм буенча бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясаганнар
Казан милли тикшеренү технология университеты базасында 27 мартта Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалган. Бу киң масштаблы чарада Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән һәм 13 дәүләттән 6 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы катнашкан. Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасында 6300 студент һәм мәктәп укучысы теркәлгән. Чарада 7-11 сыйныф укучылары, Россиянең 637 мәгариф учреждениесеннән урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашкан.
30
март, 2021 ел
Татарстан Республикасы 2020 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләренең вакыйгалы потенциал рейтингында топ-3 исемлегенә эләккән
Тикшеренүне R&C күргәзмә фәнни-тикшеренү үзәге үткәргән. Россия төбәкләре түбәндәге күрсәткечләр буенча анализланган: махсус инфраструктура һәм матди-техник база булуы; төбәкне эчке һәм тышкы базарларда туристик дестинация буларак таныту программасы булуы; төбәкнең конгресс-күргәзмә потенциалын үстерү буенча расланган сәясәт булуы; югары дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйгаларны җәлеп итү һәм үткәрү тәҗрибәсе; туристларны җәлеп итү һәм дестинациянең транспорт ягыннан җәлеп итүчәнлеге. Экспертлар Татарстан Республикасының эре халыкара чараларны уздыру тәҗрибәсен югары бәяләгән. Башка күрсәткечләр буенча Татарстан позицияләре һәм исәпләү методикасы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://rnc-consult.ru/publications/reyting-sobytiynogo-potentsiala-rossiyskix-regionov-2020.html.
Туризмның эчке юнәлешләре буенча эшләүче Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына!
2021 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Казанга Архангельск өлкәсе губернаторы Цыбульский Александр Витальевич җитәкчелегендәге Архангельск делегациясе килә. Делегация составында – «Виктория Булатованың Поморск туристлык үзәге» туроператоры һәм «Себер фабрикасы» сувенир-җитештерү компаниясе. Архангельск өлкәсенең туризм продуктында мәнфәгатьле туроператорларны 31 мартта Татарстан Республикасы Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28) югарыда күрсәтелгән компанияләр белән узачак b2b очрашуларда катнашырга чакырабыз. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү таләп ителә. Катнашуны раслау өчен: Батталова Алинә Илдар кызы, e-mail: Alina.Battalova@tatar.ru, тел.: (843) 222 9048.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз