Татарстан Республикасында аккредитацияләнгән экскурсовод - кем ул?

ХӨРМӘТЛЕ ТУРИСТЛАР!  УЯУ БУЛЫГЫЗ!

СЕЗНЕҢ ЭКСКУРСОВОДНЫҢ БЕЙДЖЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!

Казан һәм Татарстанның кадерле кунаклары! Экскурсоводның билгеләнгән үрнәктәге бейджы барлыгын тикшерегез-бигрәк тә сез экскурсоводны онлайн тапсагыз.

Туристлык объектларында эшләү кагыйдәләре буенча экскурсовод бейдж кияргә тиеш!

Бейдж — сезнең экскурсоводның укуын, имтихан тапшыруын һәм чыннан да туристлык объектларында эшләргә хокукы барлыгын гарантияләү.

Бейдж — экскурсоводның экскурсия уртасында  югалмаячагына,  юл буе дәшми бармаячагына яки сезгә шикле һәм ялган тарихлар сөйләмәячәгенә гарантия.

Бейдж — сез ялларга теләгән экскурсоводның мошенник түгел, ә чын экскурсовод булуына гарантия.

 Интернетта яхшы бәяләмәле  экскурсовод таптыгыз һәм сез аны  ялларга телисезме? Анардан бейджының фотосын җибәрүен сора! Әгәр дә сезнең соравыгызны  ул теләсә нинди сылтау белән кире какса - бу сигнал.  Мөгаен, әлеге «яхшы экскурсовод»ның бер генә аккредитациясе дә юк. Акчагызны, нервыгызны һәм яхшы кәефегезне куркыныч астына куймагыз, бейдңлы аккредитацияләнгән экскурсоводларны сайлагыз һәм сез күңелсез  очраклардан һәм аңлашылмаучанлыклардан иминиятләштереләчәксез.

ХӘЗЕР ҮК ТИКШЕРЕГЕЗ - СЕЗНЕҢ ЭКСКУРСОВОДНЫҢ БЕЙДЖЫ БАРМЫ?!


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International