ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

22-23 сентябрьдә Казан-Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Яр Чаллы-Сарапул-Алабуга маршруты буенча «Метеор-2020» яңа пассажир судносында тарихи  беренче рейс уза.

Рейс пассажирлары Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы туроператорлары һәм журналистлары булды, сәфәргә пассажирлар ике күрше төбәкнең туристлык потенциалы белән танышу өчен киттеләр.

2023 елның 25 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Валюта көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» темасына вебинар үткәрә.

Вебинарда валюта контролендә үзгәрешләр, тышкы сәүдә килешүләрен гамәлгә ашыру кысаларында исәп-хисапларны акчалата үткәрү кагыйдәләре, вәкаләтле банкларга исәп-хисап документларын тапшыру тәртибе каралачак.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

23 сентябрьдә «Метеор-2020» пассажир судносында ике күрше төбәкнең туристлык потенциалы белән танышу өчен Алабуга - Сарапул - Алабуга маршруты буенча тест рейсы узачак.«Муса Җәлил» метеорында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы туроператорлары һәм журналистлары рейсның пассажирлары булачак, Алабугадан Сарапулга юл вакыты 4 сәгать тәшкил итә.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Казанда «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы узачак. Һәр ике ел саен мәйданчык туристлык индустриясенең иң яхшы экспертларын, туристлык өлкәсендә хакимият органнары җитәкчеләрен, туристлык  өлкәсендә эшләүче эре компанияләр вәкилләрен җыя. 2023 елгы форумның төп темасы-туристлыкта заманча трендлар.

Катнашу өчен теркәлү озайтылды һәм www.kazantourismforum.ru сайты буенча  27 сентябрьгә кадәр теркәлергә була.

Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына!

2023 елның 10-11 ноябрендә Ханты-Манси шәһәрендә «ЮГРА-ЭКСПО»  күргәзмә комплексында (Ханты-Манси шәһәре, Студентлар урамы, 19) ел саен уздырылучы «ЮграТур 2023» туристлык форумы узачак.

Форум Россия Федерациясе төбәкләренең туристлык ресурсларының җәлеп итүчәнлеген һәм зур потенциалын ачык күрсәтәчәк. Форум уздырылган чорда ел саен махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе узачак.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Форумның  максаты -фәнни-техник мәгълүмат алмашу, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә технологик суверенитетын тәэмин итү өчен импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау.

3 көнлек форумда цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен өстәмә финанслау бүлеп бирелде. 2023 елда 99,6 млн. сум күләмендә финанслау хупланган,  ә 2024 елда  110,3 млн. сум.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан хупланган инвестицион проектлар исемлеге Татарстан Республикасының Турмстлык  буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган.

Бүген «Туризм.РФ корпорациясе» АҖдә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнехановның «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ  генераль директоры Сергей Суханов белән очрашуы узды,  очрашуда Идел буенда ел әйләнәсе уникаль «Казан марина» курортын сату турында фикер алыштылар.

Элегрәк «Казан марина» комплекслы туристлык проектының мастер-планын РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган «Туризм.РФ корпорациясе» Директорлар советы утырышында хупладылар.

Мастер планны гамәлгә ашыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.


17
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты тарафыннан Әзербайҗан Республикасы  Туристлык буенча дәүләт агентлыгы һәм «Әзербайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясе ярдәмендә 13-16 сентябрьдә Әзербайҗан Республикасыннан 10 туроператор һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмат туры уздырылды.


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Сегодня в Государственном комитете Республики Татарстан по туризму прошло очередное заседание рабочей группы под руководством депутата Госдумы РФ, члена Комитета Государственной Думы по туризму и развитию туристической инфраструктуры Артема Прокофьева по вопросам участия Республики Татарстан в реализации государственных программ РФ, федеральных целевых программ и других проектов.

2023 елда Татарстан Республикасы  илкүләм проектта катнашуын дәвам итә - «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру» һәм «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» өч федераль проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International