Эшмәкәрләрне «Валюта көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» онлайн вебинарында катнашырга чакырабыз

2023 елның 23 сентябре, шимбә

2023 елның 25 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Валюта көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» темасына вебинар үткәрә.

Вебинарда валюта контролендә үзгәрешләр, тышкы сәүдә килешүләрен гамәлгә ашыру кысаларында исәп-хисапларны акчалата үткәрү кагыйдәләре, вәкаләтле банкларга исәп-хисап документларын тапшыру тәртибе каралачак.

Спикер сыйфатында «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбенең федераль тренеры Мөфтәхетдинова Хәлидә Рафаил кызы чыгыш ясаячак.

Конференциягә тоташу сылтамасы:

https://us06web.zoom.us/j/88432093422?pwd=mCWgkFvjHgE0W6OcJyAcvH6kg4gqa.1

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International