Татарстан белән Удмуртия арасында төбәкара елга транспортын үстерү кысаларында "Метеор-2020"нең беренче рейсы узды

2023 елның 23 сентябре, шимбә

22-23 сентябрьдә Казан-Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Яр Чаллы-Сарапул-Алабуга маршруты буенча «Метеор-2020» яңа пассажир судносында тарихи  беренче рейс уза.

Рейс пассажирлары Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы туроператорлары һәм журналистлары булды, сәфәргә пассажирлар ике күрше төбәкнең туристлык потенциалы белән танышу өчен киттеләр.

Удмуртия вәкилләре Алабуга шәһәренә күзәтү экскурсиясе вакытында меңьеллык шәһәрнең мәдәни мирасы белән таныштылар, шулай ук сәнәгать туристлыгын үстерү кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге «КамаАЗ» ГАҖдә булдылар.

Сарапул буйлап экскурсия вакытында Татарстан кунаклары Сарапул музей-тыюлыгының истәлекле урыннары белән таныштылар, «Сәүдәгәрләр» музей кварталында булдылар һәм Камадагы борынгы сәүдәгәрләр шәһәре үзәгендә йөрделәр. Әлеге үзара визит Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты һәм Удмуртия Республикасының Туристлык буенча агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Удмуртия Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә су транспортында сәяхәт итү мөмкинлекләрен күрсәтү һәм 2024 елның җәйге сезонында бу төбәкара туристларны ташуны эшләтеп җибәрү өчен яңа маршрутны сынау өчен оештырылды. Төбәкара елга пассажирлар ташуларын арттыру Урта Иделдә елга туристлыгын популярлаштыруның өстәмә импульсын тәэмин итә, бу үз чиратында «Бөек Идел  юлы» туристлык проекты кысаларында төбәкара маршрутлар челтәрен үстерүгә ярдәм итә һәм гражданнарга күрше шәһәрләр буенча сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә.

 «Бөек Идел  юлы» проекты турында белешмә

Идел буе федераль округы территориясендә комплекслы туристлык үсеше алган макротерритория булдыру һәм заманча елга шәһәр яны һәм төбәкара пассажир ташулар белән тәэмин итү максатыннан ел әйләнәсе «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты эшләнгән. Проект 2016 елдан бирле Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Идел буе федераль округының барлык субъектларының профильле хакимият органнары уртак инициативасы буенча гамәлгә ашырыла, географик, тарихи һәм мәдәни уртаклыгы, милли үзенчәлеге һәм төп сәүдә һәм тормышны тәэмин итүче артериягә – Идел елгасына караган 14 төбәк буенча төбәкара маршрутлар сериясен берләштерә. Әлеге маршрут «Бөек Ефәк юлы»ның Төньяк юлының бер өлеше булып тора һәм 6 милләтне, 5 миллионлы шәһәрне, 7 халыкара аэропортны, 4 ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектын һәм 5 федераль әһәмияттәге курортны берләштерә. Проект туристларга мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар, шулай ук Идел буе төбәкләренең этник традицияләре һәм аш-сулары белән таныштыруга  юнәлдерелгән.



Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» проектына кертелгән маршрутларда туристлар агымы:

елына 165 000 кеше (круиз маршруты: Түбән Новгород-Чебоксар-Казан-Ульяновск-Самара-Саратов);

елына 40 000 кеше (җир өсте маршрутлары: Казан- Йошкар – Ола- Чебоксар; Түбән Новгород –Чебоксар- Казан; Самара -Ульяновск; Түбән Новгород –Киров-Ижау- Казан).

2023 елның сентябрендә «Бөек  Идел юлы» проектының бер маршрутына  илкүләм туристлык  маршруты статусы бирелде. Әлеге маршрут Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл буенча уза һәм Казан, Йошкар-Ола, Чебоксар, Зөя утрау-шәһәрчегенә баруны үз эченә ала.

Маршрут идеясе нигезендә тарихи Идел буе сәүдә юлы ята. Маршрут бу сәүдә, транспорт һәм мәдәни юлның Идел буе төбәкләрен үстерүдә ролен күрсәтә һәм туристларга өч милли республиканың мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарын, этник традицияләрен һәм ашларын ача. Шулай ук экскурсия программасы кысаларында туристлар  Идел елгасы буйлап метеорда йөриләр.

Статус бирү турында карарны Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы «Илкүләм туристлык маршруты» статусына дәгъва итүче төбәкләрнең гаризаларын карау нәтиҗәләре буенча кабул итте.

Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды астында 20дән артык төбәкара маршрут гамәлгә ашырыла һәм яңалары эшләнә.

 «Михаил Девятаев» һәм «Муса Җәлил» яңа метеорлары турында белешмә

2023 елда Татарстан Республикасында су асты канатларында «Метеор-2020» - «Михаил Девятаев» һәм «Муса Җәлил» исемле ике яңа тиз йөрешле пассажир судносы суга төшерелде. Яңа суднолар А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстан Республикасында ясалган, алар техник характеристикалары буенча да, экипаж һәм пассажирлар өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча да заманча таләпләргә җавап бирәләр.

Су асты канатларындагы «Метеор-2020» пассажир судносы сәгатенә 70 км тизлек белән барырга сәләтле һәм 13 сәгатькә кадәр  ерак араларга йөрү мөмкинлеген бирә. Судноның шартлары уңайлырак. Пассажирлар өчен салон эчендә юллар киңәйтелгән, багаж саклау урыннары булдырылган, Wi-Fi белән җиһазландырылган. Экипаж өчен ял каюталары, душ бүлмәләре, ашау зонасы каралган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Яңа «Метеор-2020» теплоходының гомуми пассажирлар сыйдырышлылыгы -120 кеше.

Яңа метеорларда рейсларны «Татарстан Республикасы флоты» АҖ компаниясе башкара. 2023 елның 25 августында «Муса Җәлил» яңа метеорында «Бөек  Идел юлы» проекты кысаларында Ульяновск һәм Казан шәһәрләре арасында  Идел елгасы буйлап рейслар эшли башлады. Метеор атнага өч тапкыр йөри, өлкән пассажирлар өчен билет бәясе бер якка 1500 сум тәшкил итә.
Шулай ук яңа метеорда туристлык сәяхәтләре  Зөя утрау шәһәренә атнага алты көн (дүшәмбедән тыш) башкарыла. Эш көннәрендә сәяхәт бәясе 1500 сум, ял көннәрендә 1000 сум.

Билетларны Казанның Елга порты кассаларында (белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 233-08-08) яки алдан туроператорлык компанияләрендә сатып алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International