Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясына 15 ел тулды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бу вакыт эчендә профильле югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының 3700дән артык студенты волонтерлар булды, алар өчен 22 профильле-белем бирү сменасы үткәрелде.

Алар 1000нән артык тармак чарасын оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар.

 «Кунакчыл Казан» җәйге проекты 14 тапкыр гамәлгә ашырылды, аның кысаларында безнең волонтерлар Татарстан һәм аның истәлекле урыннары турында 500 000 нән артык туристка сөйләделәр.

Туристлык үсешенә һәм Татарстан Республикасы кунаклары өчен җылы атмосфера булдыруга керткән өлеше өчен Туристлык волонтерлары ассамблеясына рәхмәт!

Энергия, илһам һәм яңа якты проектлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International