Төркия архитекторлары «Казан марина» курорты белән кызыксына

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген, 3 апрельдә, булачак «Казан марина» курорты территориясен карау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында «Кама Ривьерасы»ИК проекты инвесторының эшлекле очрашуы узды. Чарада шулай ук инвестор партнерлары — Төркиянең Tabanlıoğlu Architects архитектура бюросы вәкилләре катнашты.

Элегрәк Туризм.РФ корпорациясе һәм «Камская Ривьера» ИК арасында проектны гамәлгә ашыру өлешендә ниятләр турында Килешү имзаланган иде. Хәзерге вакытта тугыз инвестиция лотларының берсен сатып алу турында уртак корпоратив килешү төзелә. Ул 210 номерлы гаилә кунакханә комплексы, ресторан, балалар ял үзәге төзүне, төзекләндерелгән территория, үзәк мәйдан, парк һәм яр буйлары булдыруны күздә тота.

Инвестор сүзләренчә, Туризм.РФ  корпорациясе әзерләгән «Казан марина» проектының мастер-планы кысаларында барлык архитектура-шәһәр төзелеше карарлары территориянең функциональ һәм төр характеристикаларын исәпкә алып гамәлгә ашырылачак һәм табигый ландшафтны тулыландырачак. Якын арада объект территориясендә проект-эзләү эшләрен үткәрүгә әзерлек башланачак.

Булачак туристлык комплексы ел саен 114 меңгә кадәр ял итүчене кабул итә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Туризм.РФ корпорациясе 2023 елда «Казан марина» туристлык территориясен үстерү буенча мастер-планны эшләп бетерде. Проектның инвестиция лотлары Корпорация сайтында тәкъдим ителгән.

Бөтен сезонлы «Казан марина» курорты соңгы 100 елда Идел буенда тулы цикллы яхта маринасы белән беренче туристлык үзәге булачак. Аның территориясендә 300 яхта сыйдырышлы марина, 1250 номерлы кунакханә, спорт һәм күңел ачу инфраструктурасы булдыру каралган.

Проектны гамәлгә ашыру 2 мең эш урыны  ачырга һәм 620 мең кунакка туристлар агымын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Курортның барлык объектларын 2028 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International