26 декабрьдә ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр һәм оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Туристлык тармагын Алексей Кокурин " Путешествие в прошлое" ҖЧҖ туроператорының башкарма директоры тәкъдим итте. Ул этномәдәни туристлыкны үстерү һәм популярлаштыру эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук Мамадыш районы буенча "Бер юл - биш мәдәният" этногастротурын тәкъдим итте.
Кунакларны рус, татар, керәшен, мари һәм удмурт авылларында яшәүчеләр көтә. Этнографик сәяхәт кысаларында туристлар санап үтелгән халыкларның мәдәнияте, аларның йолалары һәм традицияләре, биюләре, җырлары, костюмнары һәм безнең көннәргә кадәр сакланган авыл кулинариясе шедеврлары белән танышалар.