«Бөек Идел юлы» маршруты турында вебинарга чакырабыз

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

12 декабрьдә 11:00 сәгатьтә  Profi.Travel порталда «Бөек Идел юлы» туристлык проектына багышланган вебинар узачак.

«Бөек Идел юлы» географик, тарихи һәм мәдәни уртаклыгы, милли үзенчәлеге һәм төп сәүдә һәм тормышны тәэмин итүче артериягә –Идел елгасына караган Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча төбәкара маршрутлар сериясен берләштерә.

Әлеге маршрут «Ефәк юлы»ның Төньяк юлының бер өлеше булып тора һәм 6 милләтне, 5 миллионлы шәһәрне, 7 халыкара аэропортны, 4 ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектын һәм 5 федераль әһәмияттәге курортны үз эченә ала.

Хәзерге вакытта «Бөек  Идел юлы» бренды астында 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән, алар туристларны күрше төбәкләрнең тарихы һәм мәдәнияте, аларда яшәүче халыкларның традицияләре һәм гастрономиясе белән таныштыра. Кагыйдә буларак, мондый сәяхәтләр кыска, чөнки Идел буе федераль округындагы шәһәрләр якын  урнашкан алар арасында автомобиль һәм автобуста яки поездларда һәм электричкаларда хәрәкәт итеп була.

Соңгы елларда Татарстанда, Чуваш Республикасында, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрендә туристларны яңа заманча тиз йөрешле суднолар – Метеорлар һәм Валдайлар йөртә.

Быел  илкүләм туристлык  маршруты статусын алган «Казан – Чебоксар – Йошкар-Ола» турын тәкъдир итү белән «Казан сәяхәтләр бюросы» туристлык компаниясе директоры Елена Владимировна Илькун чыгыш ясаячак. Татарстанның яңа метеорлары һәм 2024 елгы навигация сезонында маршрутлар планы турында «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Евгеньевич Лизалин сөйләячәк.

Сылтама буенча карарга чакырабыз: https://profi.travel/events/webinars/show/168198.

Алдан теркәлү мәҗбүри. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International