«Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда туристлык волонтерларының «i.Pro» профиль-белем бирү сменасы узды

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 5-7 декабрендә «Мирас-Наследие»  балалар сәламәтләндерү лагерендә Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы»  коммерцияле булмаган автоном  оешмасының ел саен уздырылучы  профильле белем бирү сменасы узды.

Мондый сменалар 2011 елдан бирле үткәрелә һәм аларның төп максаты – волонтерларны укыту, аларны проектларны гамәлгә ашыруга мотивацияләү һәм туристлык бизнесы профессионаллары белән танышу.

Быел сменада «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының 60 студент-волонтеры, шулай ук башка төбәкләрдән волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Смена кысаларында студентларга Татарстан Республикасының  туристлык  һәм кунакчыллык өлкәсендәге иң яхшы экспертлары лекцияләр укыды. Шулай ук проект төркемнәре билгеләнде, алар эксперт жюрисы алдында туристлык өлкәсендәге проектлар өчен үз идеяләрен эшләделәр һәм якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International