Казанда «Татарстан отельерлары очрашуы: кышкы чорда сатулар һәм объектны тутыру» форумы узачак.

2023 елның 17 ноябре, җомга

23 ноябрьдә «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондының «Табигый территорияләр һәм экотуристлыкны үстерү буенча дирекциясе» департаменты Bnovo белән берлектә «Татарстан отельерлары очрашуы: кышкы чорда сатулар һәм объектны тутыру» форумында катнашырга чакыра.

Программада:

  • Тармак экспертлары чыгышлары
  • Кышкы чорда үсеш һәм сату кораллары
  • Күптән көтелгән җәмәгатьчелек очрашуы
  • Нетворкинг һәм  эшлекле уен
  • Хуш исле каһвә

Очрашу милекчеләргә, идарәче һәм revenue-менеджерларга ял итү объектларының барлык типлары: глэмпинглардан алып эре кунакханәләргә һәм шәһәр яны кунакханәләренә кадәр файдалы булачак.

Форум 23 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә Сберның конференц-холлында Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 44 адресы буенча узачак.

Теркәлү мәҗбүриhttps://bnovo-event.timepad.ru/event/2660400/

 Мөһимурыннар саны чикләнгән, теркәлергә өлгерегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International