Казанда шәһәр үзәгенең туристлык кодын гамәлгә ашыру кысаларында «Хәситә» арт-объектының беренче сурәтләре барлыкка килде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Иске Татар бистәсенең туристлык кодының иң якты элементларының берсе-Татарстан урамындагы 7 нче  йорт диварында яктылык элементы  белән татар хатын - кызлары бизәнгече «хәситә» монументаль-декоратив конструкциясе. Бүгенге көндә арт-объектны урнаштыру эшләре тәмамлана.

РФ Президенты В. В. Путин инициативасы белән «Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау буенча төбәк программаларына дәүләт ярдәме» юнәлеше буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда 100 гектар мәйданда Иске Татар бистәсе территориясе, Алабугада 44 гектар мәйданда шәһәрнең тарихи үзәге төзекләндереләчәк.

Казан һәм Алабуга проектларын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр үзәгендә бердәм архитектура һәм дизайн-код булдырылачак, территория төзекләндереләчәк, яңа эскәмияләр, урналар, яктырту урнаштырылачак, туристлык навигациясен яңартачаклар, шулай ук яңа фотозоналар оештырачаклар, арт-объектлар, мәдәни мирас объектларын яктыртачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International