Татарстанда «Чорлар сугышы» беренче Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале ачылды

2023 елның 12 августы, шимбә

Бүген Татарстанның Мамадыш муниципаль районында республикада ике көн дәвамында уза торган «Чорлар сугышы» беренче Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале ачылды.

Мондый фестиваль Татарстан Республикасында беренче тапкыр оештырыла, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән үткәрелә һәм 4 ел дәвамында ел саен уздырылырга исәпләнгән. Һәр ел саен тамашачыларга икешәр тарихи чорны тәкъдим итәчәкләр, шуның белән дөньяның төрле илләрендә төрле чорларга һәм алар белән бәйле вакыйгаларга чумарга, шулай ук аларның халыкларының тормышы һәм көнкүреше белән танышырга мөмкинлек бирәчәкләр.

Бу елда фестиваль ике мөһим дөнья чорына багышлана: Рим империясенең чәчәк ату чоры һәм Рус дәүләтендә Стрелец гаскәрләре барлыкка килү чоры.

Ул Кирмән ныгытмасы территориясендә уза, бу урында иң борынгы табышлар иртә урта гасырларга карый. Үзенең чәчәк атуына ныгытма 12-13 гасырларда, Идел буе Болгариясенең Төньяк форпосты буларак искә алынганда ирешә.

Фестиваль мәйданчыгында төрле мастер-класслар, ярминкәләр уза, балалар һәм өлкәннәр стильләштерелгән мәйданчыкларда вакытны мавыктыргыч итеп үткәрәләр, ату төгәллегендә күнегүләр ясыйлар, борынгы чор мәдәниятләре белән танышалар.

Кунаклар өчен «Random Reel», «Ворония», «El Mental», «Alkonost», «Mystterra», «Teufelstanz», «Arida Vortex» төркемнәр чыгыш ясаячак.

13 августта Татарстан кунакларын һәм халкын фестивальнең икенче көне көтә, анда алар ике чорны чагыштырып, аларның иң яхшы сугышчыларын тамаша махсус эффектлары белән финал сугышы нәтиҗәләре буенча билгели алачак.

Фестиваль ахырында барлык тамашачылар төнге учак янына җыелачак.

Фестивальгә килүчеләрнең көтелгән саны – 5 меңгә якын кеше һәм Татарстан Республикасы кунаклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International