Татарстан Республикасы эшкуарларын туристлык өлкәсендә яңадан һөнәри әзерлек узарга чакырабыз

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

14 августта 16: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитетында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» һөнәри яңадан әзерләү программасының презентациясе булачак, адресы: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19.

Программа 2023 елның 25 августында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында башлана.

Укыту программасы туристлык территорияләре командалары өчен билгеләнгән һәм туристлык территориясен тотрыклы һәм алга таба үстерүгә ирешү максатыннан аны үстерү концепциясен эшләп бетерүгә яки эшләүгә юнәлдерелгән.

Туристлык һәм кунакчыллык өлкәсенә инвестицияләр кертергә планлаштыручы Татарстан Республикасы эшкуарларын катнашырга чакырабыз.

Гаризаларны  raysa.garifullina@tatar.ru  почтасына 2023 елның 13 августына кадәр җибәрергә.

Гариза формасы сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/programma-professionalnoy-perepodgotovki-upravleni-7019929.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International