10 августта 16:00 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграмма-каналында ТР Икътисад министрлыгы һәм Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм банкы белән берлектә туристлык өлкәсе эшкуарлары өчен бизнеска ярдәм чаралары һәм ташламалы финанс продуктлары турында туры эфир узачак.
Туры эфир түбәндәге темаларга фикер алышу өчен мәйданчык булачак:
- ташламалы шартларда финанс ярдәме;
- бизнес-планны эшләүгә финанслауны җәлеп итү, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, бизнес алып бару мәсьәләләре буенча укулар узу.
Спикерлар: Айгөл Балахонцева, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары; Гүзәл Насыйбуллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары; Василий Акименко, «Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм банкы» АҖ төбәк программалары департаментының төбәк директоры, Эмиль Хисмәтов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары.
Туры эфирда катнашучылар спикерларга сораулар бирә алачак.
Туры эфирга сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://t.me/tourismRT.