Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре бәйгесенә йомгак ясалды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

23 сентябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында «Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО ярдәме белән «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясе» АКБО тарафыннан оештырылган Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 349 эш керде, шуларның 244е бәйге шартларына туры килә, электрон почтага һәм почта аша җибәрелгән. Бөек Болгарга 244 эштән 171 эш, Зөя утрау-шәһәренә 73 эш багышланган.

Шулай ук бәйгегә өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 44 эш кабул ителгән, бу бәйге турындагы нигезләмәгә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International