«КОПейка - креатив иҗтимагый киңлек» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Авыл туристлыгы төбәк ассоциациясе «КОПейка - креатив иҗтимагый киңлек» авыл турпроектлары фестиваль-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне 15 сентябрьгә кадәр озайта. Конкурс Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы гранты кысаларында үткәрелә.

Катнашырга Татарстан Республикасыны муниципаль берәмлекләренең инициатив төркемнәре, коммерциячел һәм коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла. 

Конкурсны оештыручының контактлары – Мухамадеева Р. Р., тел. 8960 076 34 67, e-mail: sel-turizm@mail.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International