«Кунакчыл Казан» үз эшен дәвам итә

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта «Кунакчыл Казан» проекты үз эшен дәвам итә. Проект Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясе» АКБО белән берлектә тормышка ашырыла.

 

Проект кысаларында волонтерлар Казан шәһәренең тарихи үзәгендә (Петербург ур. («Татарстан» кунакханәсе), Бауман һәм К. Нәҗми урамнары киселешендә, 1-нче май мәйданында, Г.Камал ис. театр мәйданында, «Казан-1» тимер юл вокзалы (вокзал яны мәйданы) урнаштырылган гөмбәз формасындагы мәгълүмат чатырларында эшлиләр һәм Рәсәй һәм чит ил туристларына шәһәр һәм аның истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирәләр. Чатырда шәһәрнең теләсә кайсы кунагы Казанның түләүсез картасын, Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннары турында буклет һәм башка кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

 

Хәзерге вакытта чатырларда «ТИСБИ» Идарә университетының туристлык өлкәсендә профильле юнәлешләрдә белем алучы студент-волонтерлары эшли. Барлык студентлар да эш алдыннан теоретик һәм практик укулар уздылар.

Мәгълүмати чатырлар 31 августка кадәр эшләячәк. Чатырларда өчәр волонтер эшли. Барлыгы 180 кеше. Чатырлар көн саен 10: 00 сәгатьтән 20:00гә кадәр эшли.

Мәгълүмати чатырлар 2017 елда FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогын уздыру алдыннан беренче тапкыр ачылды һәм 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру вакытында эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International