Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйге

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Хезмәт сөючән һәм максатчан граждан хезмәткәрләрен (гражданнарны) Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйгедә катнашу өчен чакырабыз.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм туристлык продуктын алга этәрү бүлегенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының әйдәүче төркемен алмаштыру өчен граждан хезмәткәрләрен (гражданнарны) кадрлар резервына кертүгә бәйгедә катнашу өчен документлар кабул итүне дәвам итә.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтта «Кадрлар сәясәте» – «Хезмәткә керү» – «Вакантлы вазифалар/кадрлар резервына кертү» бүлегендә, шулай ук киләсе телефон аша танышырга мөмкин: (843) 222-90-29.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International