Дәүләт комитетында Омск өлкәсе белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Омск өлкәсе Мәдәният министры урынбасары Анна СТАТВА белән очрашты.

Очрашу барышында туристларны җәлеп итү өлешендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казан һәм Омск шәһәрләрен  «UVT-aero» авиакомпания рейсы бәйли. Рейс атнага өч тапкыр башкарыла: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә.

Омск беренче чиратта үзенең борынгы тору урыннары һәм җирлекләре, курганнары, дини һәйкәлләре һәм каберлекләре, тарихи урыннары белән кызыклы булачак: Чудская гора, Урочище Батаково, биш күл системасы булган серле энергетикалы Окунево авылы, шуларның берсе уйлап чыгарылган. Омск өлкәсе территориясендә 20дән артык аучылык тыюлыклары урнашкан, бу ау һәм балыкчылык яратучылар өчен чын җәннәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International