Танылган фин актеры һәм режиссеры Вилле Хаапасало Дәүләт комитетына килде.

2019 елның 25 июне, сишәмбе

10 программадан торган цикл төшерүе 23 июньдә башланды, алар Ауропа тамашачысына Татарстан, аның гореф-гадәтләре, иң матур урыннары һәм кешеләре турында сөйләячәк.

 "Рәсәй турында гөл начар гына сөйлиләр, бу һәрчак минем кәефемне төшерә иде. Мин Рәсәй буенча сәяхәтләргә багышланган программалар циклын төшерергә, Рәсәйне үзем күргән кебек күрсәтергә карар иттем. Әлеге программаның максаты – яхшы, уңай булу", - диде Хаапасало журналистларга, моннан берничә ел элек барысы да нәрсәдән башланганын сөйләгәндә.

Цикл 26 минутлык 10 сериядан торачак. Ике программаны Казанда төшерергә планлаштырыла, калганнарын – республиканың башка шәһәрләрендә. Программаның премьерасы сентябрьдә Хаапасало ачып җибәрә торган каналда булачак – бу табигать, сәяхәтләр, балык тоту турында канал. Яңа программалар циклының әлегә хәтта эш исеме дә юк. Вилле сүзләренә караганда, гадәттә, исем соңрак, җыелган материал өстендә эшләгән вакытта барлыкка килә. "Әмма анда Татарстан сүзе төгәл булачак, ансыз берничек тә булмый", - дип ассызыклады ул.

 Казаннан тыш Хаапасало мөмкин булган туристларны кызыксындыра алган Зөя, Кама Тамагы, Тәтеш, Болгар, Чистай, Яр Чаллы, Алабуга, Лаеш районнарында булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International