Дәүләт комитетында «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII Илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген, 21 июньдә Дәүләт комитетында «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII Илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство бүләкләрен, шулай ук җиңүчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

2019 елның 21-23 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII Илкүләм чемпионаты финалы узды. Чарада Рәсәйнең 85 субъектыннан 1,5 меңнән артык яшь белгеч катнашты, ярышларны 1 меңнән артык эксперт бәяләде. Гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы Рәсәй Федерациясенең барлык субъектлары арасында 1 нче урынны алды.

 

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты линиясе буенча ярышларда командалар 6 компетенциядә катнашты:

«Отель белән идарә итү»,

«Отель белән идарә итү - Юниорлар»,

«Туристлык»,

«Туристлык – Юниорлар»,

«Экскурсия хезмәтләрен оештыру»,

«Экскурсия хезмәтләрен оештыру – Юниорлар»

 Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 1 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза алдылар. 

 Җиңүче катнашучылар :

1.        Алинә Абдуллина (Туристлык)

2.        Евгения Камратова (Туристлык)

3.        Валерия Козлова (Отель белән идарә итү Юниорлар)

4.        Сабина Исламова (Туристлык Юниорлар)

5.        Розалина Гәрәева (Туристлык Юниорлар)

6.     Анна Михайлова (Экскурсия хезмәтләрен оештыру) ведомство бүләге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International