«Visit Tatarstan» рәсми туристлык бренды Рәсәй регионнарының иҗтимагый-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалары Бөтен Рәсәй бәйгесенең «Регионның туристлык потенциалын үстерү» номинациясендә җиңүче дип табылды. Нәтиҗәләр бүген Сочида Рәсәй инвестиция форумы – 2019 кысыларында ясалды.
Искә төшереп үтик, Рәсәй Федерациясе регионнарының иҗтимагый-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалары Бөтен Рәсәй бәйгесе «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерцияле булмаган оешма инициативасы буенча һәм булышлыгында үткәрелә.
Бәйгенең максаты - Рәсәй Федерациясе субъектлары территориясендә иҗтимагый-икътисади проблемаларны иҗтимагый-икътисади үсешнең уңышлы тәҗрибәләр һәм инициативаларны (проектларны) ачыклау, сайлап алу, тасвирлау һәм тиражлау аша хәл итүдә булышлык итү.