Яңа ел каникуллары вакытында Татарстан Республикасы 150 000 кунак кабул итте

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасына яңа ел бәйрәмнәре вакытында 150 000 турист килде.  2018 елның шул ук чорында туристлар агымы 110 000 кеше тәшкил итте.

Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге Татарстан Республикасының кеше иң күп йөри торган истәлекле урыннары булды. Моннан тыш Бөек Болгар, Алабуга, Чистай шәһәрләренә туристлар агымы арта бара.

Шулай ук "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә" дә күп кеше килде, яңа ел бәйрәмнәре вакытында анда 7000 кунак булды.

Кунакханәләренең уртача тулуы 78,4% тәшкил итте. Пик даталарында 3-5 гыйнварда кунакханәләренең уртача тулуы 96%ка җитте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International