Рөстәм Миңнеханов Петропавловскта Владимир Путинны һәм Нурсолтан Назарбаевны ЮНЕСКО объекты – Борынгы Болгар шһәәренә килергә чакырды

2018 елның 11 ноябре, якшәмбе

Бүген Петропавловскта (Казахстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының туризм тармагы үсеше турында сөйләде.

Искәртәбез, бүген Петропавловскта Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза.

Быел форумның төп темасы: «Россия белән Казахстан туризмын үстерүнең яңа алымнары һәм тенденцияләре».

Форум кысаларында туризм күргәзмәсе оештырылган, анда Татарстан Республикасы экспозициясе дә бар. Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев экспозицияне караганда Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстанда туризм үсеше турында сөйләде. 

Ул, аерым алганда, 2018 ел йомгаклары буенча төбәккә киләчәк туристлар саны, Казахстан белән хезмәттәшлек һәм Татарстанга Казахстаннан килгән туристлар агымы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан белән Татарстан арасында «Бөек Идел юлы» проектын үстерү турында килешүләр имзалануны да искәртте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Казахстан белән Татарстан арасында ике яклы туристлар агымын активлаштыруга исәп тота. «Бөек Идел юлы» проекты Казахстаннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Казаннан, Ульяновсктан, Йошкар-Оладан, Чабаксардан туристлар агымын арттыруны  күз алдында тота. Бу проект Казахстан белән Россияне, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрен тоташтыра.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук туризм тармагында Бөек Болгар шәһәрен үстерүгә басым ясады. Болгар шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Болгар шәһәрендә яңа «Кол Гали» кунакханәсе ачылды һәм эшли башлады (2018 елның ноябреннән).

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны Борынгы Болгар шәһәренә чакыру турындагы тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International