Казан кунакханәсенең җыештыручысын Рәсәйдә иң яхшысы дип таныдылар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Ирина Гришина - «Казан Ривьерасы» («Казанская Ривьера») кунакханәсенең «Туристлык өлкәсендә һөнәр буенча иң яхшысы» ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгесендә «Номер фондын эксплуатацияләү хезмәтенең иң яхшы белгече (җыештыручысы)» номинациясендә беренче урын яулады. Җиңүчегә бүләкне Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Николай Королев шәхсән үзе тапшырды.

Бәйге Рәсәй Федерациясе субъектларының туристлык өлкәсендә башкарма хакимият органнары һәм тармак берләшмәләре белән берлектә Туристлык буенча федераль агентлык тарафыннан 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә, туристик һөнәрләрнең абруен һәм хезмәт базарында тармак белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның мөһимлеген күтәрүгә, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә һәм кунакчыллык өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Быел ярыш гадәттәгечә 2 этаптан торды: башта РФ субъектлары, шулай ук тармак берләшмәләре арасында, аннары федераль дәрәҗәдә үтте. Анда кунакханәләрнең кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре, җыештыручылар, туристлык агентлыкларның менеджерлары, экскурчиячеләр катнашты. Өч махсус номинациядә балалар-яшүсмерләр туристлыгы буенча менеджерлар, чикләүләрсез туристлык өлкәсенең белгечләре һәм экскурсиячеләр-тәрҗемәчеләр көч сынашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International