Минтимер Шәймиев республика волонтерларына алдынгы булып калу өчен тырышырга киңәш итте Бу хакта

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев волонтерларга лидерлыкны саклап, беренчелекне башкаларга бирмәскә киңәш итте. Казан Кремлендә узган “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашудаул волонтерлар хәрәкәтенең илдә беренчеләрдән булып Татарстанда оешуын искә алды.

Яшьләрне сәламләп, Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан бу елның волонтерлар елы дип игълан ителгәнен искәртте. "Минем аңлауда волонтерлар изге эшләр эшләп, кешеләрне яратучылар. Ихластан ярдәм итәргә теләүче яшьләрнең киләчәге уңышлы булачак. Бу бөтен җәмгыять өчен хезмәт итү. Бу һәркайсыгыз өчен уңышка юл", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе кыска гына чорда туризм тармагы үсеш алып, аның дәүләт өчен мөһимлеген әйтте. "Без бу хакта сөйләшә идек, ләкин ул ерактагы төшенчә кебек иде. Хәзер инде барлык юнәлешләрдә ияләштек кебек. Алдынгы илләрнең күпчелеге туризм белән шөгыльләнә. Дәүләт казнасын тулыландыру өчен ул әһәмияткә ия. Туризмнан керемнәр кайвакыт башка тармакларга караганда да күбрәк", - ди Шәймиев.

Минтимер Шәймиев яшьләргә беркайчан тулысынча канәгать булып кына яшәмәскә киңәш итте. "Бөтенесе булды, дип канәгать булып, мич башына менеп ятсаң, бер кеше китереп бирми", - диде.

Ул соңгы елларда халык күңеленең рухи яктан үзгәрүен, яңарышка омтылуын билгеләп узды. Казан Кремле, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча башкарылган эшләрне искәртте. Дәүләт Киңәшчесе яшьләрнең күңеленә бу казанышларның кыйммәте үтә дә зур булуын сеңдерергә тырышты. Моны зур коллектив тырышлыгы нәтиҗәсе булуын ассызыклады. Дәүләт Киңәшчесе һәр карарның халыкның рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен кабул ителгәнен билгеләп үтте. “Тигез урында проблемалар булмаска тиеш. Болгарны торгызабыз икән, Зөядә дә эшләр башладык. Аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел. Синагоганы да беренче булып без кайтардык”, - диде.

Минтимер Шәймиев глобальләшү чорында телләрне өйрәнүгә җитди игътибар юнәлтү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бүген мәктәпләрдә укучыларның өч тел белеп чыгуы кирәк. Өч телне рәхәтләнеп өйрәнергә була, дип саный ул.

Дәүләт Киңәшчесе Татарстан волонтерларының футбол буенча Дөнья чемпионатында эшен мактап телгә алды. “Мин горурланып йөрдем”, - диде.

М.Шәймиев “Кунакчыл Казан” проектына карата да уңай бәясен бирде.

Дәүләт Киңәшчесе туризм өлкәсендә эшләүче волонтерларга ихтыяҗ һәрвакыт булачагын әйтте. "“Сезнең хәрәкәт, волонтерлыкның башка юнәлешләре белән чагыштырганда, тотрыклы. Тармакта гел яңалыклар булып тора, чөнки туризм – ул инде тормыш рәвеше. Бу иң тотрыклы юнәлеш, бу индустрия. Бу мәсьәләдә беренчелекне беркемгә бирергә ярамый. Сезгә гел камилләшеп тору, халыклар, төбәкләр, урыннар, объектлар тарихын өйрәнү кирәк. Һәр заманның үз кыенлыклары. Тормыш – көрәш ул”, - дип киңәш итте ул.

Татарстанның Туризм волонтерлары ассамблеясе генераль директоры Юлия Бәширова ассамблеянең 2009 елның апрелендә булдырылганын искәртте. “Без профильле вузлар, бизнес-струтуралар белән хезмәттәшлек итәбез. Безгә алга таба волонтерларның эшкә урнашуы мөһим”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, туризм өлкәсендә алдынгы компанияләр волонтерларга туристлар белән эш итү серләрен ача. Шулай ук, ялларда туристик объектларга экскурсияләр үткәрелеп, волонтерларга Казан шәһәре тарихы турында мәгълүмат бирелә. “Волонтерларга мөрәҗәгать иткән һәр турист шәһәр картасын, мәдәни чаралар афишасын, балалар һәм актив ял урыннары турында мәгълүмат ала. Туристлардан анкеталар буенча сораштыру да үткәрелә. Бу мәгълүматлар туризмны алга сөрү буенча коммуникатив стратегия булдырырга мөмкинлек бирә”, - диде. Юлия Бәширова волонтерларның Болгар һәм Зөягә килүче туристлардан да сораштырырга әзер булуы турында әйтте. Аның сүзләренчә, бу ихтыяҗлар, мәнфәгатьләрне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Алабугадан студент-волонтер Ксения Зверева студентлар туристик отрядларын булдыруны тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, бу волонтерлыкта яңа юнәлеш. “Бу отряд Алабуга базасында гына гамәлдә тора торган түгел, ә бөтен республика буенча гамәлдә булачак отряд булырга мөмкин”, - диде. Минтимер Шәймиев бу фикер белән килешүен белдереп: “Сезнең әзерлек башкалардан аерылып торырга тиеш”, - дип әйтте.

“Күп нәрсәгә ирешә алдык, ләкин әле туктап калырга ярамый. Һәрвакыт камиллеккә омтылырга кирәк, башкалардан тәҗрибә уртаклашып, лидер булып калу кирәк”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, әле эшләргә җирлек бар, туризм волонтерлыгы юнәлешендә республиканың барлык шәһәрләре дә әле колачланмаганын билгеләп узды.

Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәтттахов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Чара ахырында берничә волонтерга ТР Дәүләт Киңәшчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International