Рәсәй Федерациясе туроператорлары һәм турагентларының 63 вәкиле «Татарстан 1001 ләззәт» бренд маршруты белән танышачак.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

28 августтан алып 31 августка кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Рәсәй Федерациясе туроператорлары һәм турагентларының 63 вәкиле өчен «Татарстан 1001 ләззәт» бренд маршруты буенча мәгълүмати реклама турын оештырачак.

Татарстан Республикасының туроператорлары яңа туристик маршрутны өйрәнү һәм аны алга таба таныту өчен бөтен Рәсәйдән даими партнерларны чакырдылар. Дүрт көн эчендә кунаклар өч шәһәр – Казан, Зөя һәм Бөек Болгар – буенча сәяхәт итәчәкләр. Туроператорлар патшабикә Сөембикә сөйләгән Казан турындагы легендаларны ишетәчәк, Кабан елгасы буенча йөзәчәк, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгарның көндәлек тормышын күзәтәчәк, республиканың иң яхшы рестораннарында төп милли ризыкларны авыз итеп караячак, Иске Татар бистәсендә әби һәм бабай белән «Әпипә» биячәкләр, Татарстанның сыйфатлы төнәтмәләренең тәмен татып карау чарасында катнашачаклар һәм «Visit Tatarstan» туристик брендының бүләкләрен алачаклар.

«Татарстан 1001 ләззәт» маршруты 2018 елның мартында тәкъдим ителде. Бу – Татарстан Республикасының «Visit Tatarstan» юнәлешен үстерү яңа элемтә стратегиясы нигезендә эшләнгән яңа альтернатив турпродукт. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү. «Абау» эффекты ул – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International