Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елда электрон мактау тактасына кертеләчәк 15 дәүләт граждан хезмәткәрләре буенча карар кабул ителде. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында юридик эшләр һәм кадрлар бүлеге мөдире Юлия Рязанова да бар.