2018 елның 18 – 21 гыйнварендә Татарстан Республикасы Хельсинкида уздырылучы «Matka Nordic Travel Fair» халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша. Сәяхәтләргә багышланган күргәзмә Хельсинки шәһәрендә инде 26нчы тапкыр үткәрелә. Төньяк Европаның туризм индустриясе өчен Matka Nordic Travel Fair бик зур вакыйга булып тора: һәр ел бу күргәзмә бер мәйданда 600дән артык катнашучылар җыя. Алар арасында дөньяның 50 иленнән җыелган туроператор һәм турагентство, илчелек һәм милли сәяхәт итү бюросы вәкилләре бар. Бу вакыйганы барлыгы 70 000 кунаклар һәм 20 000 һөнәри тармакка бәйле булган кешеләр күрә.
Татарстан Республикасы 30 кв.м мәйданын алып тора торган “Visit Tatarstan” стенды белән тәкъдим ителгән. Аның өстендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты һәм “Персона Грата” белән “Тревэл Эндвок” туроператорлары эшли. Респубика вәкилләре фин кунаклары өчен иң җәлеп итүче маршрутларны һәм Татарстан буенча сәяхәт мөмкинлекләре турында сөйлиләр.