Бүген укуга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү курсы тыңлаучыларының чираттагы агымы кереште. Программаның беренче модуле кысаларында Свердловск, Ярославль һәм Оренбург өлкәләреннән командалар туристлык территориясе потенциалын бәяләү ысулларын өйрәнәчәкләр, туристлык территориясенең булган һәм мөмкин булган базарларын анализлау күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, туристлык территориясе концепциясен формалаштыру принциплары белән танышачаклар.
Исегезгә төшерәбез, туристлык тармагының кадрлар потенциалы үзәге Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында булдырылган.