МТС «Казан кинематографик» бушлай аудиогидын башлап җибәрде

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

МТС, цифрлы экосистема, Казан киносының йөз еллык тарихын тасвирлап яңа аудиогидны эшләтеп җибәрде, ул танылган казанлылар язмышы, биналар, урамнар, шәһәр парклары тарихын сөйли. Цифрлы экскурсовод Казан кунакларын һәм халкын шәһәр үзәге буйлап йөргәндә озатып йөриячәк.

«Казан кинематографик» - МТСның яңа аудиогиды Казанда беренче кинокүрсәтүләрнең кайда узуын һәм анда тамашачыларны ничек җәлеп итүләре, Совет чорында формаль булмаган киносеансларга барырга яраганлыкны һәм заманча режиссерларга Казан үзәгендә ике йөк машинасы  балчыкның нигә кирәк булганы турында сөйли. Аудиогидны тыңлаучылар Татарстан белән бәйле танылган шәхесләр турында да белә алачаклар. Мәсәлән, танылган джазмен Олег Лундстрем Казан кинотеатрларында 20 гасырның 80 нче елларына кадәр сеанслар алдында уйнаган джаз-оркестр белән җитәкчелек иткән, ә легендар Федор Шаляпин телсез кинода төшкән һәм «Дон Кихот» фильмында төп рольне башкарган. МТС аудиогиды 20 дән артык локация тасвирламасын үз эченә ала, өч чакрымга якын сузылган маршрут шәһәр үзәге буйлап уза, паркларны, архитектура һәйкәлләрен, атаклы Казан Арбаты - Бауман җәяүле урамын һәм легендар Кабан күлен колачлый.

Гид өстендә эшләүдә урбанист, культуролог, тарихчы, Казанның тотрыклы үсеш концепциясен булдыру буенча эшче төркем әгъзасы Энҗе Дусаева, шулай ук кинопроектларга ярдәм итүче «Время кино» дирекциясе командасы, төбәк киносында иң яхшыларны билгеләп һәм тармакка үсәргә ярдәм итеп, «Золотая тарелка» фестивален һәм премиясен оештыра. Аудиогидның тавышы федераль каналлар йолдызы - театр һәм кино актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева.

Түләүсез аудио-экскурсияне МТС Live платформасында теләсә нинди операторлар абонентлары   куллана ала. Экскурсия башланыр алдыннан МТС Live кушымтасын үз смартфоныңа, «Онлайн» бүлегендә «Кинематографик Казан» аудиогидын табу һәм маршрут буенча бару да җитә. Аудиогид автоном эшли, теләсә кайсы урында кушылырга һәм якындагы локация турында хикәяне тыңларга мөмкин.

«Безнең өчен МТС компаниясе тудыра торган мондый ярдәмчеләр бик актуаль. Сезнең аудиогидларны кулланучылар саны чиксез, чөнки Татарстанга килгән индивидуаль туристлар саны туристларның яртысыннан күбрәген тәшкил итә, бу гомуми саннан 70-75 % чамасы туристлар. Алар өчен үзләре теләгән җиргә мөстәкыйль бару  мөмкинлеге булу мөһим, мондый әйберләр әлбәттә ярдәм итә.»- дип билгеләде Татарстан Республикасының Туристылык  буенча дәүләт комитеты  рәисе  Сергей Иванов.

«Казан туристлар өчен популяр юнәлешләр исемлегендә кала. МТСның мәгълүматларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстанга еш кына Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан һәм күрше Идел буе төбәкләреннән киләләр. Июльдә без «Казан-Болгар» маршруты буенча автомобиль аудиогидын эшләтеп җибәрдек һәм мондый туристлык продуктларның кирәклегенә инандык - ике ай эчендә аннан ике мең тапкыр файдаландылар. Киногид булдыруга без җирле экспертларны да җәлеп иттек, һәм МТСтан KION онлайн-кинотеатрыннан безнең хезмәттәшләребезне дә җәлеп иттек, шуның нәтиҗәсендә гадәти булмаган аудиоэкскурсия барлыкка килде.  Без ышанабыз, ул туристларга кызык булачак һәм шәһәр буйлап берничә сәгать йөреп кайтырга файда белән ярдәм итәчәк, ә казанлылар үзләре өчен шәһәрне икенче яктан ача алачак һәм безнең экосистеманың сәяхәтләр һәм туган якны өйрәнү өчен мөмкинлекләрен бәяләячәк», -  дип сөйләде Татарстанда МТС директоры  Марат Шакиров.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International