ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елныӊ 18-20 нче августында «Әдәби Чистай» 2 нче автор җыры Фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар булып Татарстан Мәдәният Министрлыгы, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Чистай муниципаль районы тора.

«Әдәби Чистай» фестивале беренче мәртәбә 2016 нчы елда үткәрелә. 2017 нче елда фестивальдә катнашу өчен Россиянеӊ 22 шәһәреннән 100дән артык автор, башкаручы, бард җырларын яратучылар һәм шагыйрьләр гариза бирде инде. Үзләренеӊ осталыклары белән уртаклашу өчен «Әдәби Чистай» фестиваленә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Ростов-на-Дону, Йошкар-Ола, Чабаксар, Череповец, Кинешма, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән катнашучылар киләчәк

Галимнәр, бию сәнгате белгечләре, кинорежиссёрлар, балалар һәм аларныӊ ата-аналары Черек күл паркында очрашачаклар. Быел фестивальдә түбәндәге мәйданчыклар эшләячәк: 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; сәясәт, мәдәният һәм Казан тарихы турында лекторияләр; сулыклар тарихы, парклар һәм архитектура стильләре буенча экскурсияләр; алдынгы татар пешекчеләреннән мастер-класслар һәм кулинар бәйге; шигъри будка (тет-а-тет шигърият); шигъри аудио-видео-слэм; «Сабыйлар» һәм «Кидспейс» үзәкләреннән балалар мәйданчыгы; астрономия, биология һәм математикадан лекцияләр белән «Гыйлем» мәйданчык проекты; Гарри Поттерныӊ яӊа татар басмасын һәм тәрҗемәсен тәкъдир итү; «Бию for you» биюе буенча мастер-класслар; яшь татар режиссерларыныӊ кыска метражлары киноларын күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International