ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан-Иран эш форумы бүген Казанда, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданында (Петербург урамы) булды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иран провинциясе губернаторы Али Резой Рашидиян җитәкчелегендәге Хорасан-Резави провинциясе әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләп чыгыш ясады. Сергей Иванов үзенең чыгышында болай диде: "Без туристлык өлкәсендә инвестицияләр буенча да тәкъдимнәр әзерләдек. Бу туристлык комплексларын булдыруга кагылышлы проектлар. Без инвестицияләү өчен бик тә уңайлы шартлар тәкъдим итәбез һәм проектларны тормышка ашыру буенча сөйләшүләргә шатбыз".

Ирандагы хезмәткәрләр фикеренчә, туристлык өлеше – багланышларның әһәмиятле өлеше, Татарстан белән Иран провинциясе арасында туристлар агымын арттыру буенча нинди дә булса адымнар ясау мөмкинлеге бар.

Мондый эшлекле визитлар, эш мөмкинлекләре турында фикер алышулар инвестицияләр, туристлык, сәнәгать өлкәсендә тулаем алганда файда китерер, шулай ук Татарстан белән Хорасан-Резави провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә булышыр дип күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International