2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булу вакыты 2020 елда чыга торган кунакханәләргә категория бирү турында таныклыкларның гамәлдә булу срогы озайтылды. («Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 440 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 11 июнендәге 849 номерлы карары).
Шулай ук, билгеләнгәнчә, 15 һәм аннан да кимрәк номеры булган кунакханәләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр категория бирү турында таныклыксыз гына үз эшен дәвам итә алак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 июнендәге 1555-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә күчмә туризм өлкәсендә эшләүче тур операторларының шәхси җаваплылык фондына кертем күләменә үзгәрешләр кертелгән.
Әйтик, 2020 елда ул 2019 елда күчмә туризм өлкәсендә туристлык продуктының гомуми бәясеннән 0,25% тәшкил итәчәк. Элек исә мәҗбүри кертем туристлык продуктының гомуми бәясенең 1% күләмендә билгеләнгән иде.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр Башкортстан Республикасында уза торган «Европа-Азия» велосукмакларында катнаша ала. «Европа-Азия» велосукмаклары – Башкортстан Республикасы халкы һәм килгән кунаклар велосипедларда йөрсен өчен эшләнгән юллар һәм сукмаклар челтәре. Сәяхәт барышында чарада катнашучылар спорт туризмы атмосферасына чумып, Башкортстанның гүзәллеге белән хозурлана алачак. «Европа-Азия» велосукмакларына бәйле сорауларны info@velo102.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.
Татарстан Республикасындагы чикләүләрнең өлешчә алынуы турында хәбәр итәбез.
8 июньнән башлап кибет һәм җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида гына битлек һәм перчаткалар таләп ителә.
8 июньнән башлап Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенә әлеге эшчәнлек өчен каралган методик күрсәтмәләрне үтәү турында алдан хәбәр итү шарты белән, шифаханә-курорт оешмаларында гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру мөмкин.
11 июньнән башлап җәйге веранда һәм террасаларда ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү рөхсәт ителә.
Хөрмәтле коллегалар!
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан бизнесны комплекслы алга этәрүгә ярдәм итү программалары буенча заявкалар кабул итү төгәлләнгән.
Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, аларга ярдәм итүнең төбәк чаралары кысаларында, тәкъдимнәр бирү өчен гариза бирергә хокуклы
Ярдәм чараларыннан файдалана алу өчен «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез оешмасының Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенә анкета-гариза, форма буенча теркәү хаты тапшырырга кирәк.
Әлеге программаларның нечкәлекләре, кирәкле документлар формасы белән тулырак итеп «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базары субъектларына ярдәм итү» бүлегендә яки +7 (843) 524 90 90 телефоны буенча танышырга мөмкин.
2020 елның 4 июнендә Zoom форматында турбизнес вәкилләре өчен коронавирустан аеруча зыян күргән тармаклар исемлегендәге оешмалар, яисә эшчәнлекне яңадан башлап җибәрү өчен ярдәм таләп итүче икътисад тармаклары өчен ташламалы 2%лы кредит бирү буенча онлайн-семинар узды. Семинарда 6 банк («Сбербанк», «Ак Барс», «ВТБ», «Промсвязьбанк», «Россельхозбанк» һәм «Энергобанк») вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы кулланучылар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе В.В.Попов катнашты.
Семинар барышында кредит бирү мәсьәләләре, программа шартлары, сроклары турында сөйләделәр, шулай ук банк вәкилләре онлайн режимында Татарстан Республикасы турбизнесының сорауларына җавап бирде.
Семинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://us02web.zoom.us/rec/share/4c5IF5jt9SBOH7eK1BqPVJEsLKv3T6a81ica8qIEzEk0FywfM92vCQXIXIUVWnYO (Access Password: 5q%%81P4)
Хөрмәтле коллегалар! Эшчәнлекне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәләренә туры китереп алып бару кирәклеге турында искәртеп узабыз.
Махсус күрсәтмәләр исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=2358546
5 июньнән башлап Татарстан Республикасына мәҗбүри 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү режимын узмыйча, авыруның (COVID-19) булмавы турында белешмә рәсмиләштермичә, кичерелгән авыру (COVID-19) турында документларсыз яки Россиянең башка төбәге территориясендә обсервация узу турында документларсыз гына да килергә мөмкин.
Шулай ук, 5 июньнән башлап, объектта бер үк вакытта булган кешеләр санын контрольдә тоту шарты белән, храмнар, мәчетләр, спорт үзәкләре, бассейннар, фитнес-үзәкләре дә үз эшен башлап җибәрәчәк.
Бүген, 2020 елның 3 июнендә, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуына куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елның I кварталында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүне карауга, шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренең бүтән түләүле эш башкару нияте турындагы хәбәрләрен карауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде
Ике атналык үзизоляция узган очракта, яисә Covid-19 (тестның гамәлдә булу вакыты – 2 көн) буенча тискәре тестка ия булганда, яки Covid-19 кичерү турында раслый торган документлар булганда, шулай ук башка төбәк территориясендә Татарстан Республикасына килер алдыннан гына обсерваторда изоляциядә булган очракта, башка субъектлардан, федераль округлардан килгән туристлар Татарстан Республикасына сәяхәт кыла ала.
Республикада битлек-перчатка режимы гамәлдә, шулай ук 1,5 метр социаль дистанция саклау зарур.
Билгеләнгән ахыргы пунктны документлар белән раслаган очракта, республикага транзит нигезендә барырга мөмкин.
Шәхси һәм кече төркемнәргә (5 кешедән артмаган) сәфәрләр һәм сәяхәтләр рөхсәт ителә.
Автотранспортта яки автобусларда сәяхәт итү өчен өстәмә рөхсәтләр кирәкми.
Татарстан Республикасында кунакханәләр, хостеллар, мини-отельләр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны (номерларда туклану, массакүләм чаралар үткәрүне тыю) үтәгәндә эшли ала.
Төбәккә килү мәсьәләләре буенча элемтә өчен һәм башка төрле мәгълүмат:
1) «стопкоронавирус.рф» рәсми сайты –
https://xn--80aesfpebagmfblc0a.xn--p1ai/
2) Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы – https://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post