Россиядә кунакханәләр төзүгә ташламалы кредит бирү программасы башлана. Мондый займнарны бирү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслаган.
Хәзер кунакханә бизнесы өлкәсендә инвестпроектларны гамәлгә ашыручы эшкуарлар елына 3-5% ставка буенча финанс ала алачак. Кредит килешүенең гамәлдә булу срогы –15 елга кадәр.
Ташламалы заемны хезмәткәрләренә эш хакы һәм түләү вакыты чыккан салым түләүләре буенча бурычлары булмаган оешмалар алырга мөмкин. Потенциаль заемчы шулай ук ликвидация яки банкротлык процедурасында да булырга тиеш түгел.
Алынган акчаны 5 мең кв. метрдан да ким булмаган мәйданлы яисә 120 номер фонды булган кунакханәләр урнаштыру өчен биналар төзү яки реконструкцияләүгә юнәлдерергә мөмкин. Шулай ук фондлары 150 номердан артса, күпфункцияле (офис яки сәүдә-күңел ачу) комплексларда урнашкан кунакханәләргә дә инвестицияләргә рөхсәт ителә.